Караоке - “Сания апа“ Татарча жырлар | Татарская народная музыка KaraTatTv

Татар халык жыры “Сания апа“ Сания апа суга бара, Яшел чиләген асып. Сандугачлар чут-чут сайрый, Көянтәсенә басып. Сания апа суга бара, Көянтәсе алмалы. Алмалы көянтәсенә Кунмаган кош калмады. Сания апа суга бара, Алма-алма чиләге. Чиләгенә караганда, Үзе кура җиләге. Сания апа, чиләгеңнән Суларың түгелмәсен; Башкалар сүзенә карап, Күңелең сүрелмәсен. Кая бардың, Сания апа, Кайдан кайтып киләсең? Киләсең дә, гел китәсең, Бик ямансу итәсең. Народные татарские песни караоке на канале KaraTatTV. Караоке в хорошем качестве онлайн бесплатно! Tatar folk songs on the karaoke channel KaraTatTV. Karaoke in good quality online for free!
Back to Top