ТАТАР ХАЛЫК АШЛАРЫ / КЫЗЛАР БЕЛМЕ / Яз гзле 2023 / Мин/Без ТАТАРСТАН

4 апрель көнне «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Яз гүзәле – 2023» вузара матурлык һәм сәләт бәйгесенең финалы узды. Казанның җиде югары уку йортында белем алучы 8 кыз көч сынашты. Һәм «Яз гүзәле – 2023» исеменә Казан дәүләт медицина университеты студенткасы, Актаныш районы кызы Сөмбел Газизова лаек булды. Номинацияләрдә җиңү яулаган кызлар: «Иң оста пешерүче» – Земфира Яһудина (Россия дәүләт юстиция университетының Казан филиалы) «Иң чибәр кыз» – Лиана Гарипова (Россия кооперация университетының Казан кооператив институты (филиалы) «Иң ягымлы кыз» – Руфинә Әхмәтҗанова (В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты) «Иң акыллы кыз» – Гөлназ Әхмәдиева (Казан (Идел буе) федераль университеты) «Иң зирәк кыз» – Сөмбел Газизова (Казан дәүләт медицина университеты) «Иң кыю кыз» – Фәйрүзә Шәрипова (Казан дәүләт энергетика университеты) «Иң җитез кыз» – Алия Сафина (Казан (Идел буе) федераль университеты) «Иң зыялы кыз» – Алия Муллахмәтова (Казан дәүләт аграр университеты)
Back to Top