Исеңдәме- Ләйлә ХӘБИБУЛЛИНА
ИСЕҢДӘМЕ
Исеңдәме,
синнән киткән чакта
сагынмамын, дидем.
Ялгыштым.
Күпләр белән
бары синең кебек
булган өчен генә
таныштым.
Аларда мин
синдәгедәй куллар,
шундый таныш ымнар
эзләдем.
Җан өшеткеч
салкын караш түгел,
Дәрья суы төсле
күзләрең...
Исеңдәме,
куе чәчләремне
иркәләде җилләр, -
яраттың.
Ник аларга,
керсез хисләреңне,
көл иттең дә сибеп
тараттың?
Истәлекләр
ягып таратучы
җил артыннан озак
йөгердем.
Аңарда мин
синең булмышыңны,
сулышыңны тоеп
өлгердем.
Исеңдәме,
синнән киткән чакта,
сагынмамын, дидем.
Ялгыштым.
Синсезлектән
шашып интеккәндә,
кочам бары җилле
сагышны.
Ләйлә ХӘБИБУЛЛИНА