Татарская песня из репертуара Альфии Авзаловой “Картаямыни сон йорэк“.
Если нужен разбор(видеоурок) на эту песню. Пишите в личные сообщения в Вконтакте или в WhatsApp.
Как можно со мной связаться [Разборы на заказ]:
►Вконтакте:
►WhatsApp: 79869294172
►Моя группа ВК:
Текст песни:
Әкрен генә сиздермичә
Яшьлек гомерем үтә.
Күңелем бер дә картаймый,
Һаман да нидер көтә.
Картаямыни соң йөрәк,
Маңгайлар сырланса да.
Үтте яшьлек - юләрлек дип,
Җырлар да җырланса да.
Нигә соң болай үземне
Канатлыдай хис итәм?
Әллә яшьлегем кичләре
Әйләнеп кайтты микән?
Картаямыни соң йөрәк,
Маңгайлар сырланса да,
Үтте яшьлек - юләрлек дип,
Җырлар да җырланса да.
Мәхәббәт яшьләрдә диләр,
Була ул һәркемдә дә.
Мәхәббәтсез яшәп булмый,
Олгайган көннәрдә дә.
Картаямыни соң йөрәк,
Маңгайлар сырланса да,
Үтте яшьлек - юләрлек дип,
Җырлар да җырланса да.