нилр кне Бтенднья татар конгрессыны Казан блеге оештырган ни куллары дигн бйге
28 ноябрьдә Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге оештырган “Әни куллары” дигән истәлекләр бәйгесенен йомгаклау кичәсе узды. Җиңүчеләргә Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге бүләкләре һәм махсус бүләк – Гөлнур Айзатның Аналарга мәдхия җырлаган “Җиһаннур”дигән китабын тапшырдылар.
Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре оешмасы җитәкчесе Фәрид Мифтахов, урынбасары Рәмзия Галләметдинова, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, җырчы Нияз Җәләлов катнаштылар.
Шулай ук чарада волонтерлар, активистлар катнашты. Алар Хәрби операциягә – маскировка сеткаларын ясап, гуманитар ярдәм тапшыралар.