Җомга вәгазе. Темасы: «Башка милләт һәм дин кешеләренә хөрмәт һәм алар белән тату яшәү».

Аллаһы Тәгаләнең безне төрле милләт, дин вәкилләре итеп яратуының хикмәте бар. Боларны аңлаган ихлас мөселман кешесе беркайчан да башка милләт, дин...Җомга вәгазе. Темасы: «Башка милләт һәм дин кешеләренә хөрмәт һәм алар белән тату яшәү» Аллаһы Тәгаләнең безне төрле милләт, дин вәкилләре итеп яратуының хикмәте бар. Боларны аңлаган ихлас мөселман кешесе беркайчан да башка милләт, дин кешеләренә начар мөгамәләдә булмый. Кешеләрнең үзара дус-тату яшәүләренең мөһимлеге хакында Коръәни Кәримнең күп аятьләре бәян итә. «Ий мөэминнәр, бер кавем икенче бер кавемне кимсетмәсен, ул кимсетелгән кавемнең кимсетә торган кавемнән яхшырак булуы ихтималдыр, шулай ук хатыннар икенче хатыннарны кимсетмәсеннәр, кимсетелгән хатын кимсетүче хатыннан яхшырак булуы ихтималдыр, вә дин кардәшләрегезне гаепләп кимсетмәгез, вә бер-берегезгә яман исемнәр илә дәшмәгез, мөэмин булганнан соң, фасыйк исеме ни яман исемдер. Бу эшне эшләүчеләр тәүбә итеп төзәлмәсәләр, алар залимнәрдер». «Хүҗүрат / Бүлмәләр», 49:11.
Back to Top