Җомга вәгазе (сурдотәрҗемә белән) Тема: “Раббыбызның мәрхәмәтеннән читләшмик”.

Имам – Раил хәзрәт Әхмәтов Сурдотәрҗемәче – Әдһәм Юмагулов Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Ий мөэминнәр! Берләшкән хәлегездә Аллаһы арканына ябы- ш...Җомга вәгазе (сурдотәрҗемә белән) Тема: “Раббыбызның мәрхәмәтеннән читләшмик” Имам – Раил хәзрәт Әхмәтов Сурдотәрҗемәче – Әдһәм Юмагулов Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Ий мөэминнәр! Берләшкән хәлегездә Аллаһы арканына ябы- шыгыз. Аннары һич тә аерылмагыз! Һәм бер-берегездән киселеп, төрле юлларга китмәгез! Янә Аллаһы сезгә биргән нигъмәтләрен күңелегездә саклагыз: мөселман булганчы, бер-берегезгә дошман идегез. Аллаһы Ислам дине белән күңелегезгә дуслык, өлфәт мәхәббәтен салды да, бер-берегезгә дин кардәшенә әверелдегез. Сез җәһәннәм ярының читенә килгән идегез, Аллаһы рәхмәт кылып, сезне коткарды. Әнә шулай Аллаһы сезгә аятьләрен ачык бәян итәр, шаять, дөрес аңлап, дөрес гамәл кылып, туры юлдан барырсыз!» «Әли Гыймран / Гыймран гаиләсе», 3:103. #ярдәммәчете #җомга #җомгавәгазе #җомгавәгазетатарча
Back to Top