Җомга вәгазе. Темасы: “Җомга көненең фазыйләтләре”

Җомга вәгазе. Темасы: “Җомга көненең фазыйләтләре” Имам – “Ярдәм” мәчете имамы Рафис хәзрәт Сәйфуллин Көннәрнең иң бөеге һәм иң олысы – һичшиксез, җомга көнедер. Җомга көненең Аллаһы Тәгалә каршысындагы бөеклеге Корбан һәм Ураза гаетләреннән дә олырак. Бу көннең биш фазыйләте бар: “Бу көнне Адәм галәйһиссәлам яратылды, шул ук көнне ул җиргә төшерелде һәм шулай ук җомга көнендә вафат та булды. Бу көндә барлык догаларның кабул ителү сәгате бар. Кыямәт көне дә җомга көнендә булачак. Һавада, җирдә яки суда нинди генә җан иясе булмасын – һәрбересе җомга көненең олылыгыннан тетрәп калтырар. Бу вакыйгалар Ибне Мәҗә җыентындагы хәдистә риваять ителә. #ярдәм #ярдәммәчете #җомгавәгазе
Back to Top