Татарстанда Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча мәчет каршындагы курслар башлана.

Татарстанда Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча мәчет каршындагы курслар башлана. Быел бушлай дәресләр барлык теләүчеләр өчен республиканың 700дән артык мәчетендә һәм мәгърифәт үзәгендә үткәрелә. Ел саен курсларга 20 меңләп тыңлаучы йөри. Аларга 1200гә якын мөгаллим дини белем бирә. Досье Ислам нигезләре программасы 3 елга исәпләнгән. Ул Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Мөгаллимнәр шулай ук төп дини йолалар турында беренчел мәгълүмат бирә. Мәчетләр каршындагы курсларда бердәм уку әсбабы – «Ислам дине нигезләре» китабы. Дәресләр, нигездә, ял көннәрендә үткәрелә, ә аларны уздыру вакыты, кагыйдә буларак, тыңлаучыларның теләкләрен исәпкә алып билгеләнә. Шулай ук, Татарстан мөфтияте барлык теләүчеләрне «Ислам. Беренче адымнар» курсларына чакыра. Ислам нигезләре буенча әлеге кыска вакытлы курслар атнасына бер тапкыр 8 атна дәвамында үтәчәк. Ул Казанда 5нче октябрьдән (Нәзарәт бинасында) һәм Әлмәттә (Җәмигъ мәчет бинасында) башланачак.
Back to Top