Херле кн, Татарстан! () гмдш- Фнз Сафиуллина курчак бйл остасы

Бүгенге кунагыбызны редакциягә Ирина ханым алып килде. “Мин аның курчакларына мөкиббән,-диде ул ишектән килеп керүгә.- Яныннан үткән саен яңа эшләрен тотып карыйм, рәхәтлек алам. Сезгә дә, сезнең тамашачыларыгызга да кызыклы булыр дип, кулыннан тотып диярлек алып килдем”. Татарга хас тыйнаклыгы йөзенә чыккан Фәнүзә ханым Сафиуллинаның кул эшләре безне дә елмаерга, сокланырга мәҗбүр итте. Әйдәгез кунакның үзе hәм ул бәйләгән курчаклар белән танышыйк.
Back to Top