1нче декабрьг кадр тлнерг тиешле салымнар буенча мгълмат физик затларга бер ай алдан килеп итрг тиеш
Көзгә кергәч, узган елга кагылышлы транспорт, милек өчен салым белешмәләре килә башлый. 1нче декабрьгә кадәр түләнергә тиешле салымнар буенча мәгълүмат физик затларга бер ай алдан килеп җитәргә тиеш. Шәхси кабинеты булмаганнарга белешмәләр элеккечә үк кәгазь форматта җибәрелә. Вакытында түләү өчен барлык шартлар тудырылса да, алдагы еллар өчен дә салым түләмәгән кешеләр бар. Гражданнардан җыелган түләүләр бюджетның саллы керем өлешен тәшкил итә. Шуңа күрә дә аның вакытында түләнүе бик мөһим.