Легена о том, как возникло название реки ИК

Ык елгасы атмасы каян килеп чыккан? Бик борынгы заманнарда, әле Мөслим авылы урынында бер йорт та булмаганда, чал башлы Урал тавы итәгеннән үк башланып, аска таба агып төшүче инешләр, ташкын сулы чишмәләр берләшеп, зур елга булып ага башлаганнар. Тирә-якны кешеләр ерып чыкмаслык куе әрәмәләр каплап алган була. Биек тауларда төз наратлар, меңьяшәр имәннәр үскән. Таулардан шаулап төшкән мул сулар, көчле агым тәэсирендә, бормаланып-бормаланып ага икән. Яз җиткәч, ташу вакытларында елга ярларына сыя алмаган: яшел болыннарга, үзәннәргә җәелгән. Су чигенгәч, бу урыннарда уңдырышлы кара туфрак җыелып кала икән. Кешеләр мондый җирне бик тиз күреп алганнар һәм беренче булып шундый урыннарга килеп утырганнар. Һәр яз саен елга ташый, йортларны, хәтта атларны агызып алып китә икән. Бу хәл күчеп утырган кешеләрне борчуга сала. “Ыкы, дөрес эшләмәдек, елга ел саен авылны болай басып китсә, башка җиргә күчәргә кирәк булыр,” – дип сөйләшәләр икән картлар. Аптырап утырганда әйтелгән “ыкы” дигән аваз елганың исеменә әверелеп
Back to Top