Легенда о возникновении герба Муслюмово
Мөслим гербындагы Курайчы егет рәсеме турында легенда
Ык елгасы Идел кебек киң җәелеп аккан, Иске Авыл таулары күкләргә ашып торган, Наратасты урманнарында аюлар булган заманнарда яшәгән, ди, булган, ди, табигать тавышларын аңлый торган бер егет. Егет башкалардан сәерлеге белән аерылып торган. Ул көн буена урманда, болыннарда йөри. Үләннәр шаулавын, агачлар серләшүен, елга агышын тыңлый торгач, кошлар-киекләр телен аңлый торган егеткә әверелә. Башкаларга үзе белгәннәрне, тойганнарны сүзләр белән аңлатып бирә алмавы өчен бик борчыла.
Бервакыт тау битендә үскән биек балтырган үләненнән төрле озынлыкта көпшәләр кисеп ала. Җил уңаена басып торганда, бу көпшәләр эчендә һава йөри башлый һәм егет аларның төрлесе төрле тавыш чыгарганын абайлап ала. Иреннәренә тидереп, буш көпшәләргә өреп карый. Табигатьнең могҗизалы тавышларын төрле озынлыкта, төрле юанлыктагы көпшәләр ярдәмендә чыгарырга өйрәнә егет. Аннары төрле урыннарына уемнар куя. Җиде, сигез, тугыз, ун тотамлы курайлар шулай итеп барлыкка килә.
Кич җиткәч,