Исеңдәме? - Ильнар Шарафутдинов (гитара)

“Исеңдәме?“ матур ретро-җырларның берсе, минем башкаруда гитарада. Рәхим итеп тыңлагыз!) Яңа җырлар һәм видеоязмаларны иң элек күрер өчен каналга язылыгыз “Исеңдәме?“ Рим Хәсәнов, Тәлгать Шәрипов көе Фәнил Әсәнов сүзләре Исеңдәме, иркәм, Таныштык без икәү, Җылы яктан кошлар кайтканда. Көннәр аяз иде, Күңелдә яз иде Яшьлегебез чәчәк атканда, Яшьлегебез чәчәк атканда. Гөлләр үскән Димдә Синең белән бергә Каршыладык күпме язларны?! Кошлар җырын тыңлап, Тугайларны буйлап, Чәчәкләрдән җыйдык назларны, Чәчәкләрдән җыйдык назларны. Язлар бик тиз үтә, Көзен кошлар китә… Минутларны куып, Дим ага. Кошлар белән бергә, Еллар очып үтә, Әллә күңел шуңа моңлана, Әллә күңел шуңа моңлана. Татар җырлары сүзләре җыелмасы #ИльнарШарафутдинов соц. челтәрдә: Вконтакте Instagram Facebook #ретропесни
Back to Top