Караоке - “Шома бас“ Татарча жырлар | Татарская песня KaraTatTv
Татар жыры “Шома бас“
Татар халык көе, Г. Насрый сүзләре
Уйнат, уйнат гармуныңны,
Биесеннәр егетләр.
Безнең илнең егетләре
Бар да бөркет кебекләр.
Кушымта:
Их, күңел ачабыз,
Ничек шома басабыз!
Сайрат, сайрат гармуныңны,
Җилкенсеннәр яшь кызлар.
Безнең кызлар нурлы йөзле,
Әйтерсең лә йолдызлар.
Кушымта.
Әйдә, әйдә, катырак бас,
Биегәнне күрсеннәр;
Баскан җирдән ут чыгара
Безнең яшьләр дисеннәр.
Кушымта.
Народные татарские песни караоке на канале KaraTatTV.
Караоке в хорошем качестве онла