Караоке - “Юллар“ Татарча җыр | Татарская песня KaraTatTv
Татар җыры - “Юллар“
Бизмәгәндәй яшәү бәхетеннән
Юл йөрүдән мәңге бизмәм мин.
Кушымта:
Юллар, юллар, инде ничә еллар
Аерыла алмыйм сездән мин.
Алларымда якты йолдыз төсле
Мавыктыргыч утлар яналар.
Кушымта:
Юллар, юллар, борма- борма юллар
Шул утларга таба баралар.
Яшьлек хисен, тынгысызлык дәртен
Вакыт яңгырлары юмасын.
Кушымта:
Юллар, юллар, авыр булса булсын,
Тик соңгысы гына булмасын.
Тибрәндереп якты уйларымны
Җәйрәп ята данлы, киң илем.
Кушымта:
Юллар, юллар, алга таба дәшә,
Бармый калыр хәлем