“Этиемэ“ Венира Салахова
ӘТИЕМӘ 💥
Елама, син, әти,
Ялгыз калдым ! - диеп.
Әни күктән карый -
Җиргә, сине сөеп.
Бармак яный сиңа...
Яшә, әле көлеп.
Уйламаган идем,
Төшерсең... дип, җебеп...
Әти, күккә кара,
Аннан сәлам ява.
Әни гел күзәтә,
Кайгырма ! - дип, әйтә.
Суга салма аны!
Яши әни җаны!
Кәфенгә таммасын,
Әниемнең каны...
Әтием бу җирдә -
Син бит сыңар канат...
Без калдык яшәргә!
Әниемне ярат!
Күкләремә карап,
Догаларың тарат.
Әни әрләмәсен,
Әтием, сине кабат...
Венира Салахова
Казан