АНДРЕЙ МАЛАХОВТА КУНАКТА (ТИШЕК ТВ №2)

Федераль телеканалларның тапшыруларында тамашачы булып катнашуым һәм шул рәвешле акча эшләвем традициягә әйләнеп бара инде. Әйдәгез, “Тишек ТВ” дип атыйк әле мондый форматтагы видеорепортажларны. Узганында бер тапшыруга чакырып, икенчесенә китереп алдаганнар иде бит әле мине. Ә бу юлы? Монысында Андрей Малахов тапшыруына барырга карарга кылдым. Ә иптәш Малахов “Россия-1” каналында берьюлы өч тапшыруны алып бара: “Малахов”, “Привет, Андрей!” һәм “Песни от всей души”. Кайсына эләктем дип уйлыйсыз? Тапшыруны төшерә торган бинага кергәч тә, “видеога төшерергә ярамаганны беләсезме?” дип сорадылар, мин исә “белмим” дидем. Тапшыруда тамашачы булып 180ләп кеше катнашты! “Открытый эфир” тапшыруында турыдан-туры эфирда телефонымның чылтыраганы турында сөйләгән идем бит. Малахов тапшыруларында андый хәлнең булуы мөмкин түгел! Ни өченме? Видеодан карап белә алачаксыз. Акчасын, шөкер, түләделәр. Нәрсәгә тотканны да сөйлим репортажда. P.S. Бу видеода элеккерәк чыккан бер тапшырудан өзекләр кулланылды, безнеке чыкмады әле. ӘЙТЧЕ проектына кушылыгыз – ! сыйфатлы татарча интернет-контент булдырабыз ! Без кайларда бар: VK - Әстәгъграмда - @aitchetat Ютубта - @aitche-tat Рутубта – #әйтче #эйтче #татябыш #татарстан #казань #казан #татары #татарыпоймут #татарлар #алга #набережныечелны #автомобиль #чаллы #эчпочмак #очпочмак #өчпочмак #инспекторөчпочмак #инспекторочпочмак #альметьевск #әлмәт #protatar #протатар #proтатар #татарчараспаковка #казанскийкремль #сююмбике #таптатарча #моңлымәскәү #монлымэскэу #тишектв
Back to Top