ӘЛФИНӘ ӘЗҺӘМОВА: Мәскәү, Эльмира Сөләйманова, «Төнге урам», InDiva, киленнәр хакында

ӘЙТЧЕ проекты МӘСКӘҮ[ЧӘ] дигән тапшыру тәкъдим итә. Татар шәхесләре белән Мәскәүдә татарча гәп куертабыз. Тапшыру подкаст, ягъни фикер алышу рәвешендә бара. Студиягә килгән кунаклар Мәскәү турында хатирәләрен барлый, ил-көн вакыйгаларына бәйле фикерләре белән уртаклаша, шәхси тормышлары турында сөйли. Тапшыруда берничә сәхифә бар. “Тәм-тәм тайм” рубрикасында кунакларыбызны Мәскәүдә пешерелгән татар ризыклары, атаклы “Москва” торты белән сыйлыйбыз, үзләренең дә аш-суга осталыгын ачыклыйбыз. “Татарча распаковка”. Маркетплейстан алынган татарча, милли әйберләрне студиядә ачып карыйбыз, бәя бирәбез. Иң шәпләрен тамашачыларга бүләк итәбез. Һәр кунагыбызга аның тормышына, иҗатына бәйле уен тәкъдим итәбез. Тапшыруның беренче кунагы – һинд образы белән тамашачы күңелен яулаган җырчы Әлфинә Әзһәмова. Легендар “Төнге урам” җыры аны гап-гади КАМАЗ эшчесеннән йолдыз итте дә куйды. Әлфинә апа җырларны хитка әйләндерү сәләтенә ия. “Онытмаган”, “Каршыма килгән идең”, “Умырзая”, “Сагынам”, “Мин синең йолдызың”, “Миңа кирәк җылы сүзең” һ.б. Күпсанлы “Алтын барс”лар иясе. Әлфинә апа поезддан төшүгә үк безнең студиягә килде, ә аннан соң чыгыш ясыйсы концертка ашыкты. Ә концерттан соң кабат поездга. Күпме сәламәтлек кирәк бит шулай йөрергә! Кунагыбызны, Мәскәү булгач инде, атаклы “Москва” торты белән сыйладык, маркетплейсларда сатыла торган товарларны ачып карадык, тикшердек. Берсен Әлфинә апа аеруча ошатты. Әле тагын кунагыбыз кечкенә Әлфинәгә күлмәк тә сайлап кидерде. Тапшыруның авторы һәм алып баручысы Линар Закиров Әлфинә Әзһәмовадан 12 ел элек кылган бер кыек гамәле өчен гафу үтенде. Подкастта тагын ниләр була: 1) Ни өчен тапшыруны яздырганнан соң Линар Закиров Мәскәүдәге Ленин мавзолеена юл тота? 2) Әлфинә Әзһәмова 1998 елда төшерелгән һәм социаль челтәрләрдә меңләгән карау (просмотр) җыйган видео тарихын сөйли. 3) Татарстан белән Башкортстан татарлары, ә Татарстан белән Мәскәү татарлары үзара нәрсәсе белән аерыла? 4) Кайда һәм ни өчен Әлфинә Әзһәмованы, бер бүлмәгә алып кереп, “Төнге урам”ны җырлаталар? 5) Легендар “Төнге урам” җыры 22 ел эчендә ничә тапкыр башкарыла? 6) Татар эстрадасына Әлфинә Әзһәмованың яшь копиясе булып һинд образында килеп кергән җырчы Индива кайларда хәзер? 7) Әлфинә Әзһәмовадан “йолдыз ясаган” продюсер Радик Артемьев белән мөнәсәбәтләр ничегрәк? Бүгенге көндә ниләр турында сөйләшәләр? 8) Әлфинә апа “Алиса”ны нинди сораулар биреп аптырата? 9) Кайсы җырчылар белән аеруча дус? Шушы тапшыруда катнашкан һәркемгә рәхмәт! Аерым рәхмәт дустым, моушн-дизайнер Алексей Межовка. Тапшыруга заставканы ул ясап бирде. Татарча распаковканың БҮЛӘКЛӘРЕН бары тик VKда («Вконтакте»да) уйнатабыз. Җиңүчегә нәрсәләр эләгә: милли бизәкле шоппер, численник (календарь) һәм автомобиль өчен татарча ябыштыргычлар. Конкурста катнашу шартлары бик җиңел! Моның өчен VKда Әлфинә Әзһәмова белән шушы интервью видеосы астында бер сорауга җавап язарга – “аның кайсы җырларын аеруча яратасыз?”. Комментарий калдырган һәр кешегә чират саны билгеләнә. Җиңүчене “генератор случайных чисел” ярдәмендә ачыклыйбыз. Ахырдан тулы исемлекне дә, җиңүчене ачыклау процессын да видеога төшерербез һәм аккаунтларыбызда урнаштырырбыз. Конкурска төгәл бер атнадан нәтиҗә ясыйбыз. ӘЙТЧЕ проектына кушылыгыз – ! сыйфатлы татарча интернет-контент булдырабыз ! Без кайларда бар: VK - Әстәгъграмда - [club226455381|@aitchetat] Ютубта - @aitche-tat Рутубта – #әйтче #эйтче #татябыш #татарстан #казань #казан #татары #татарыпоймут #татарлар #алга #набережныечелны #автомобиль #чаллы #эчпочмак #очпочмак #өчпочмак #инспекторөчпочмак #инспекторочпочмак #альметьевск #әлмәт #protatar #протатар #proтатар #татарчараспаковка #казанскийкремль #сююмбике #таптатарча #моңлымәскәү #монлымэскэу #тишектв #әлфинәәзһәмова #барсмедиа #альфинаазгамова
Back to Top