Сембикне июнь саны!
Җәй – яллар, сәяхәтләр, очрашу-сөйләшүләр вакыты. Шул матур очрашуларның берсе безнең «Сөембикә» журналы белән булсын! Җанга, күңелгә рәхәтлек бирә торган очрашу булыр ул дип өметләнәбез.
Бу очрашуда сез нәрсәләр турында белерсез?
👉 Сәхнәдә бик назлы, нәзберек, иркә хатын-кыз булып күренгән җырчы Айлинның чынлыкта тормышта нинди булганлыгын
👉Канцерофобияне – онкологик чирләр белән авырудан патологик рәвештә куркуны ничек җиңәргә мөмкинлеген
👉 Кайбыч районында яшәүче бер нәсел мисалында татулыкның, бердәмлекнең яшь гаилә өчен никадәр мөһим икәнлеген...
👉 Дөньякүләм билгеле тюрколог, тәнкыйтьче, зур җәмәгать эшлеклесе Хатыйп Миңнегулов мәхәббәтен ничек тапкан?
Менә бу сорауларның барысына да июнь санында җавап таба алырсыз.
❗️Исегезгә төшерәбез «Сөембикә» журналына 20 нче июньгә кадәр ташламалы бәядән язылырга мөмкин.