Август саныбыз!

Август – алма ае. Бар дөньядан алма исе килә кебек... Алма дигәннән, сез крамбл пешерә беләсезме? Журналның бу санында Резеда Мусина алмалы крамбл әзерләргә өйрәтә. «Түбәтәй» заманча хәләл туклану челтәренә нигез салган эшмәкәр Солтан Сафинның тормыш кагыйдәләре. «Килен һәм кайнана» дигән бәйгебез дәвам итә! «Нинди гаиләгә килен булып төшүемне бусагадан ук аңладым: кайнанам үзенә бер кояшлы утрау, сүнмәс учак шикелле тоелды миңа». Гыйбрәтләр белән тулы «Гыйльфановлар килене мин!» дигән язма шулай башлана.
Back to Top