энилэр бэйрэме!!!

Мишәбашта яшәүче барлык әниләребезне,якынлашып килүче әниләр бәйрәме белән котлыйбыз? ?(кайсы әниләрнең фотосурәтләре кермәгән гафу үтенүебезне сорыйбыз?) Әниләр көне безнең барыбыз өчен дә якты, иләһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән Иман иңдерүче Әни. Без сырхаулап ятканда, күкрәгенә кысып, “җан җимешем, балам“ дип, чын күңелдән борчылучы әниебез. Сез булмасагыз, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Аллаһының мең рәхмәте яусын сезгә. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыгызны телибез.❤
Back to Top