Ильнар Шарафутдинов - Өянкеләр, тупыллар (Яңа йолдыз кастинг)

“Яңа йолдыз“ телевизион бәйгесендә “Өянкеләр, тупыллар“ җыры белән минем чыгыш. Рәхим итеп карагыз, дуслар! Ретро татар җырлары җыелмасы Соц. челтәрләр: Вконтакте Instagram Facebook Youtube Сүзләре: “Өянкеләр, тупыллар“ Вәсил Галимов көе Роберт Миңнуллин сүзләре Өй алдында өянкеләр, Тупыллар исән әле. Үткәреп үзәкләренә Җилләр дә исә әле. Беләм, гомер буйларына Миңа дога укырлар. Әнкәй кебек өянкеләр Әткәй кебек тупыллар. Өянкеләр өйрәттеләр Яшь аралаш көләргә. Туган җирдән китүемне Яшем белән түләргә. Беләм, гомер буйларына Миңа дога укырлар. Әнкәй кебек өянкеләр Әткәй кебек тупыллар. Алар мине сагынадыр, Миңа сәлам юллыйдыр. Тупыллар сиздермәсә дә Өянкеләр елыйдыр. Беләм, гомер буйларына Миңа дога укырлар. Әнкәй кебек өянкеләр Әткәй кебек тупыллар. Татар җырлары сүзләре
Back to Top