TED ED ТАТАРЧА | ҮСЕМЛЕКЛӘР АРАЛАША БЕЛӘМЕ? | Giylem

Үсемлекләр үзара сөйләшә ала микән? Әлбәттә, алар аралаша белмиләр сыман: аларның, хайваннарныкы кебек, катлаулы сиземләү һәм нерв системалары юк, кыяфәтләренә карасаң да, алар бик салмак, пассив җан ияләре ич. Ләкин, ничек кенә сәер тоелмасын, үсемлекләр үзара аралаша ала. Бигрәк тә, куркыныч янаганда. Галим Ричард Карбан бу видеода үсемлекләр “әңгәмәсенең“ ничек баруын аңлатып бирә.
Back to Top