Кн темасы тапшыруы. Студия кунагы - Рамил Муллин

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры соңгы ике елда башкарылган эшләргә йомгак ясап, киләчәккә планнар белән уртаклаша. Барлыгы 214 ишегалды төзекләндерелә, 293 йортка капиталь ремонт ясала, 11 мәктәпкә, 63 социаль объектка яңа сулыш өрелә. 2 мәктәп, 1 балалар бакчасы сафка бастырыла. Рамил Муллин түбәнкамалыларның теләк-тәкъдимнәрен тыңларга әзер. Хәзер һәр микрорайонда халык белән очрашулар бара.
Back to Top