Мамадыш районы Тбн Ткнеш авылында мотоблоклар ярышы!
Татарлар яшәгән төбәкләрдә халкыбызның көтеп алынган бәйрәмнәренең берсе – Сабантуй бәйрәмнәре гөрли. Соңгы арада бәйрәмдә мотоблок ярышы, аркага он капчыгы салып мәйдан тирәли әйләнү, ат арбасына цемент салып йөк ташыту, зур ыштан киеп йөгерү һ.б. уеннар өстәлде.
Аларның кайсыларын милли уеннар дип әйтеп була, ә кайсылары соңрак уйлап табылган? Сабантуйда яңа төр уеннарны кертүгә җәмәгатьчелек ничек карый? Элекке милли уеннарыбызга юкка чыгу куркынычы янамыймы? Бу сораулар белән татар җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать иттек.
Видео: Зилә Мөбәрәкшина
#татаринформтатар