Татарстан эшмкрлре илклм проект нигезенд 800 млн сум ярдм алган

«Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында Россиянең 82 төбәгендә 6,1 меңгә якын кече һәм урта эшмәкәргә микрофинанслау рәвешендә ярдәм күрсәтелгән. 2024 ел азагы нәтиҗәләре буенча: микрозаемның уртача күләме – 2,4 млн сум, кредитлауның уртача срогы – 2,6 ел, уртача исәпләнгән ставка – 7,4%. Микрофинанслауга бигрәк тә сәүдә, хезмәтләр күрсәтү һәм җитештерү өлкәсендә мәшгуль булган эшмәкәрләр арасында ихтыяҗ зур.
Back to Top