Алина Каримова- Эх гомер гомерләр...

Беләм ачуыгыз киләдер.... Кайбер тамашачылар башка артистлар Хәния апабызның җырын алып җырлаганга ачуы килә....Әлеге җырны бары тик автор Ринат абый Мөслимов соравы буенча яздырдык. Хәния апаның җырларында аның моңы, җаны яши...аның репертуарындагы кайсы гына җырын алсаңда ул ярдәм итәдер кебек. Миңада сезнең кебек үк, Хәния апаның җырлавы һәм җырлары бик кадерле, ул минем яшьлек настольгиясе. Миндә сезнең кебек үк аның җырларын тыңлап үскән бала. 8 яшемнән иң беренче өйрәнгән җырларымның берсе, сәнгатькә мәхәббәт уяткан җырым “Кышкы чия“ иде. Ринат абыйга Хәния апаның бер җырын “Авыл кичен“ инде башкарам, икенчесенә алынмый, тамашачы тарафыннан төрле ризананс(тәнкыйтьләр) булыр дип каршы килсәмдә, ул миңа :“ Сеңлем , әлеге җыр алга таба да сәхнәләрдә яңгырарга хаклы, яшәргә тиешле җыр! Бу җырны янәдән сәхнәгә алып менүең, Хәния Фәрхи , Марсель Иванов (көй авторы) сыман милләттәшләреңнең данын тагында таратучы, яшәтүче гамәлең булыр!- диде. Мәгънәсе белән дә, көе белән дә үзенә җәлеп итә торган ,  әлеге “тылсымлы“ җырны тыңлап сихәтләнегез әле.... Видео бизәлеш, мастеринг, тавыш яздыру: @ Җырны тулаем үзегезгә күчереп алу өчен әлеге Yandex  сылтамага басарга кирәк: Файл можно получить по ссылке:
В начало