11 Кеше – ул үзе бер дөнья

Кеще үзе, фән, әдәбият, сәнгать ярдәмендә кешене үзен-үзе аңларга, белергә тырыша. Гәрчә бер сер ачылгандай булса, икенчесе чыга, өченчесе беленә. Аларның очына чыгарлык түгел… Узен кеше итеп тоюдан, үз бәясен, кадерен белүдән шәхес башланыр. Шәхес – ул күпләр хөрмәт иткән дәрәҗәле кеше. Шәхес – ул олы эшләре белән дан алган ил кешесе. Шәхес – ул халыкның кадерле ул-кызлары… Дөнья серле, дөньядан кеше серлерәк. Кеше – үзе бер дөнья, ди философлар. Хак сүзләр: кеше аша, кеше ярдәмендә дөнья ачыла. Кеше булганга гына дөньяның дөньялыгы, кызыклыгы беленә. Бар нәрсә синнән, синең акыл кодрәтеңнән башлана түгелме соң, кешем?! Димәк, дөнья үзәге дә син үзең. ************************************************************* Материаллар: Нәкый Исәнбәт «Кеше», «Кеше белән кеше аермасы», «Кешенең явызлыгы һәм рәхимлеге», «Үзеңне тану-белү», «Камиллек» – «Татар халык мәкальләре» җыентыгы, III том Гайса Хөсәенов «Кеше үз-үзенә дә сәер», «Хәтер», «Серлерәк», «Шәхес» – «Таштагы язулар» җыентыгы Шигырьләр: Әфган Гыйззәтов «Кеше һәм еллар», «Кеше» Әсхәр Кәшфуллин «…Бәхет һәм сәгадәткә ирешү» Рәмис Аймәт «Юк» Әсгать Галиев «Сүз әйтер чак – бүгендер» Җырлар һәм аларны башкаручылар: «Гомер – елга» Илшат Шәйхуллин «Яшәу үзе бәхет дөньяда» Илнар Гәрәев «Көзгеләр» Наил Әзгәмов «Мин үземне эзләдем» Илназ Сафиуллин «Тормыш җебе» Салават Фәтхетдинов Фон: Andrias Bartlett - Emotional Music - Wonderful night
В начало