Туган тел - 14нче тапшыру,

Әхмәтнәкый Сираҗетдин улы Закиров 1899 елның 29 декабрендә элекке Уфа губернасының Златоуст өязе Малаяз авылында Сираҗетдин мулла гаиләсендә дөньяга килә. Балалары арасында аеруча зиһенле булып үскән Әхмәтнәкыйне әтисе зур дин галиме яки, һичьюгы, үзе кебек абруйлы мулла итәсе килә. Шуның өчен өй шартларында ике ел укырга-язарга өйрәтеп, бер ел авылда үзе ачкан җәдит мәктәбендә башлангыч белем бирә. Ә аннары 1909 елда тугыз яшьлек малаен Уфа шәһәрендәге «Хәсәния» мәдрәсәсенә илтеп куя. Татар матбугаты, әдәбият, театр сәнгате зур үсеш алып, татар халкының бөтен катламнары милли-мәдәни уяну кичергән, җәмгыятьтә милли аң, белемгә, азатлыкка омтыл
Back to Top