ТОЗЛЫ КБЕСТ БЛЕШЕ - татарский пирог с квашеной капустой

🥧ТОЗЛЫ КӘБЕСТӘ БӘЛЕШЕ КАМЫР: * 200 мл каймак * 50 гр йомшак атланмай * 2 бал калагы шикәр комы, тәменчә тоз, * бал калагы очында алма серкәсендә сүндерелгән чәй содасы *йомшак камыр басу өчен он ЭЧЛЕК: *300 гр тозлы кәбестә *300 гр фарш (нинди дә ярый) 40 гр атланмай Бар кушылмаларны яхшылап болгатып, йомшак камыр басабыз. 10-15 минут ял иттергәннән соң камырны берсе зуррак, икенчесе кечкенәрәк ике кисәккә бүләбез. Зуррак кисәген җәеп, майланган табага урнаштырабыз. Эчлекне салабыз, май салабыз. Өстен кечкенәрәк камыр өлеше белән каплап, бәлешне бөрәбез. 180 градуслы мичтә 25-30 минут пешереп алабыз. Тәмле булсын!
Back to Top