БРИКС Саммиты кунаклары чен 130 килограмм чк-чк зерлнгн

Бу атнада бөтен дөньяның игътибарын БРИКС Саммитында яңгыраган фикерләр генә түгел, Татарстанның искиткеч кунакчыллыгы да җәлеп итә. Очкычтан чыгуга, ил башлыкларын иң беренче эш итеп татарның милли сые - чәк-чәк белән сыйлыйлар. Һәм бу хакта дөньяның барлык матбугат хезмәтләре язып чыкты. БРИКС Саммиты кунаклары өчен 65 порция чәк-чәк әзерләнгән. Аларның гомуми авырлыгы - 130 килограмм. Татар милли ризыгының җир шары буйлап танылуы турында - Лиана Бәхтиева.
Back to Top