Язгы сулар - Азат Самигуллин

МУЗЫКА ТРЕК Язгы сулар ИСПОЛНИТЕЛЬ Азат Самигуллин АЛЬБОМ Язгы сулар Язгы сулар Яз килгәнен сизмәдем дә, Кыш-суыклар үткәнен. Аптырап калдым күргәнемдә Инде язлар килгәнен. Агымсулар чылтыр-чылтыр Ярларына кага-кага. Күңелемдә яз моңнары Ташкыннарның тавышлары. Аптырамагыз язгы суга, Сулар түгел гомер ага. Ташкыннарның тавышында Яшьлегемнең сагышы бар. Яз килгәне күңелемнең Чиртте нечкә кылларын. Йөрәкне назлап эретте Язгы ташкын сулары. Сагышларым - язгы ташкын, Күз яшьләре тамчылары. Йөрәгемнән бозлар китә, Әллә инде яшьлек үтә. Аптырамагыз язгы суга, Сулар түгел гомер ага. Ташкыннарның тавышында Яшьлегемнең сагышы бар ©2007-2024, сту
Back to Top