Чисталык, пакълек, сламтлек чыганагы булып саналган комганнан башка татар халкы тормышын кз алдына китереп була микн
Чисталык, пакълек, сәламәтлек чыганагы булып саналган комганнан башка татар халкы тормышын күз алдына китереп була микән?
⠀
🏡Элек һәр авылда комган ясаучы булган. Безнең авылда да тимерчелек бар иде. Комганнарны ясау зур осталык та, сабырлык та таләп иткән. Заманалар үзгәрү белән комганнарны башка җиһазлар алыштыра, ләкин комганнар әле дә куллануда.
⠀
💦Исламда чисталыкка һәм гигиенага зур игътибар бирелә. Һәр мөселман хокукы буенча китап «Тәхарәт» бүлегеннән башлана. Чөнки гыйбадәт кылу нәкъ менә тәхарәттән башлана да. Хадистә дә “Чисталык – иманның яртысы!” диелгән бит. Мөселман халкы нинди генә сынаулар кичермәсен, тәхарәтсез йөрмәгән, булдыра алган хәтле динен саклап калган. Әйе, намазга соңрак бассак та, тәхарәтне бала чактан ук күреп-белеп үстек. Өйдә дә, мунчада да һәрвакыт комган бар иде.
⠀
❓Комганнарга әле дә ихтыяҗ бар, дип уйлыйсызмы? Әллә инде комган – үткән булган җихазмы?
⠀
___
Можно ли представить жизнь татарского народа без кумгана, который является источником чистоты и здоровья?
⠀
🏡Раньше в ка