ылы хтирле бала чагыбыз булуы белн без бхетлебез!
Җылы хәтирәле бала чагыбыз булуы белән без бәхетлебез!
⠀
Ирем белән авылны сагынып искә алган чакларда, ул еш кына әнисенең кабартмаларын искә төшерә. Бер сөйләп туя алмый, күз алдында хаман да ул кабартмалар тора ахры...
⠀
Авылга кайту белән файдаландым әле бу юлы. Ипи куйдым. Ә кабартма нәрсә ул?
⠀
Ипи куйган көнне шул ук камырны аерып, пирожки хәтле генә әвәләп табага төзеп, өстен каз яисә сары май белән майлап куясың.
⠀
Камыры гади: он, су, чүпрә, тоз, шикәр комы. Җылыга куеп әчеткәч, кирәгенчә он өстәп басасың. Кулдан аяланып төшергә тиеш.
⠀
Мичтә күмер төшүгә үк беренче итеп кабартмалы табаны күмер өстенә куясы.
5-6 минут дигәндә пешеп тә чыга.
⠀
Иремнең әнисе каз мае белән ясый торган булган. Алар аны каз маена манчый-манчый ашаганнар.
⠀
Без дә шулай итеп бергәләшеп, әти-әниләрне искә алып, аларга дога кылып, кабартма ашадык.
Алар исән булганда, рәхәт булган икән яшәүләре. Әле ярый шундый җылы хәтирәләр бар.
⠀
Ә сез шулай пешерә идегезме? Сездә дә кабартма дип аталамы?