Кз яшьлремне седердеАлъяпкычлар итге.
Күз яшьләремне сеңдерде
Алъяпкычлар итәге.
Ирләренә дигән назлар
Оныкларга тәтеде.
⠀
Ир йөрәкле әбиләрнең
Догасы һаман бер үк:
«Шөкер әле, илләр тыныч,
Сугыш чыкмасын берүк...»
⠀
Күрше әбиләр /Асия Юнысова/
⠀
Бөрмәле-бөрмәле алъяпкычлар ак яулыклы әбиләребездә...
🥺Балачактагыдай әле дә күз алдымда. Татар хатын-кызларының күлмәкләре һәрвакыт алъяпкыч белән каплаган була торган иде. Урак йә печән өстеме, аш-су эшендәме – беркайчан да чисталык, пөхтәлек турында онытмаганнар. Кунак килеп керсә, әни алъяпкычын тиз генә салып куя иде дә, чип-чиста матур күлмәгендә кунагын каршы ала иде. Алай да, бу - киемне пычрактан саклый торган әйбер генә, дип тормаганнар әни-әбиләр. Алъяпкычларны да бик матур итеп эшләгәннәр – тегү ысуллары да, чигүе дә төрлечә булган.
⠀
🌸Остазларда әни-әбиләребез алъяпкычларының саны арта бара, шөкер. Үзебезнекеләрнең саны да әкренләп үсә. Сатуда җитеннән дә, бәздән дә тегелгәннәре бар. Әбиләребез артыннан калышмаска тырышкан булабыз – модельләрен, бизәкләрен төрләндерәбез😄
⠀
Ә сезнең “арсена