Мондый лампаларны хтерлисезме
Мондый лампаларны хәтерлисезме?
⠀
Безнең буын инде электр заманасында туган. Тик ул вакытта электр керосин лампасын 100 % ка кысрыклап чыгара алмаган иде әле.
⠀
Мунчаларда янгын чыгу куркынычы зур булганга, анда электр бик сирәк кулланылган. Ә менә керосинкалар еш кулланыла иде. Кышкы салкыннарда да, көчле яңгырларда да ут еш сүнә иде. Мондый мизгелләрдә безне керосин лампасы коткарды.
⠀
Хәзер бу шундый раритет. Лампаны табу бик кыен түгелдер әле, ә менә керосин сатуда бар микән? Ә теге заманда иркен сатыла иде. Лампалар төрле формаларда, төрле бәядә, төрле конструкциядә була иде. Утны сүндергәндә шатланганбызны әле дә хәтерлим. Дәресләрне әзерләмәсәк тә була иде бит – икенче көнне ярты сыйныф «ут юк иде бит», дип җавап бирә идек.
⠀
Пыяладан корымын сөртеп алалар да, лампаны яндырып җибәрә иделәр. Балачактагы романтика.
⠀
Алар фонарь сыман тотка белән дә була иде. Аларны ешрак, ишегалдына мал-туар ашатырга дип чыкканда файдаланганнар. Шактый уңайлы һәм куркынычсыз.
⠀
Хәтерлисезме мондый лампаларны? Сакланып