Кзикмк, якмыш.
Күзикмәк, якмыш... ә бездә ул кыстыбый! Пешерәбезме? Әлбәттә, ни тора ул, әйме?! Күмәкләшеп эшләгәндә, бер дигәндә пешерәбез.
⠀
✓Камырына кирәк булачак:
Кефир – 1 ст.
Катык – 1 аш.к.
Тоз – 0.5 ч.к.
Сода – 0.5 ч.к.
Он
⠀
✓Токмач камыры сыман каты булырга тиеш түгел, йомшак итеп кенә басабыз да, ял иттерәбез.
⠀
✓Шул арада аерым-аерым бәрәңге һәм тары ярмасын пешерәбез. Тозын тәмгә карап салырга онытмагыз.
⠀
✓Бәрәңге пешеп чыккач, суы күбрәк булса бушатырга. Уттан алмыйча гына, бәрәңгегә вак кына итеп тураган 1 баш суганны салып изәсе. 1-2 аш кашыгы ак май, 0.5 стакан сөт салып тагын бер кат изәргә. Куелыгы шәһәр каймагы сыман булсын.
⠀
✓Тары ярмасы пешкәч, аңа сөт, ак май, әз генә шикәр комы салып болгатып куябыз.
⠀
✓Камырыбызның да үзләнеп әзер булган чагы. Сары майны да эретеп әзерләп куегыз.
⠀
✓Камырны нәзек кенә түгәрәк итеп җәябез дә майсыз коры табада ике ягын да кыздырып-пешереп алабыз. Табадан алгач ике ягын да май канаты белән майлап куябыз. Табадагы онны коры тастымал белән җыеп алыгыз да, икенче җәймә