Аш белн тшБезне якта шундый кренеш бар иде.
Аш белән төшү🥧
⠀
Безнең якта шундый күренеш бар иде. Бигрәк тә туй мәжлесләренә – бәби туена да, никах туена да. Кода-кодачалар, туган-тумачалар – татар ашлары пешереп бара иделәр кунакка. Оста итеп пешерелгән чәк-чәк һәм бавырсак, кетер-кетер килеп тора торган кош теле, төрледән-төрле пироглар һәм ипиләр. Хәзер дә бу матур күренеш сакланып бара. Подноска төзибез дә, матур полиэтилен кәгазьгә төреп барабыз. Ә элегрәк вакытта матур ашъяулыкларга төреп барганнар🥧
⠀
Әни-әбиләребезнең һәр төснең җылысын тоя белүче куллары суккан ашъяулыклар! Алар төрле билгеләнештә булган: токмач киптерергә, яңа пешкән ипиләрне куярга, ул ипиләрнең өстенә капларга, пирогларга – һәрбрсенә аерым ашүяулык тотылган.
⠀
😉Нигә әле безгә дә кунакка тәмле-тәмле күчтәнәчләрне матур тукымага куеп бармаска? Тукыган ашүяулыкларны истә тотып, без җитен һәм шадра тукымаларга нәфис чигү ясадык. Безнең фикербезчә – бик тә әйбәт килеп чыкты бугай☺️
Килешәсезме?
____
У нас всего была такая традиция – на торжества, будь то рождение ребенка или никах