Бирн сандыгы тшенчсе бгенге замана балаларына бик серле булып тыела.

“Бирнә сандыгы” төшенчәсе бүгенге замана балаларына бик серле булып тыела. Әйе шул, ул сандыкны ачып җибәрсәң - анда ниләр генә булмаган, ниләр генә юк... күпме серләр ачыла, күпме хатирәләр искә төшә һәм һәркемне яшьлек сәяхәтенә алып китә. ⠀ 🧳Ниләр булган соң ул сандыкта? ⠀ Урын-җир әйберләре, юрган, крават япмасы; төрледән-төрле санап бетергесез сөлгеләр – сукканы да, чиккәне дә, сатып алынганы да, шадрасы да, табынныкы һәм көндәлек кулланыш өчен дә; сатып алынган һәм чигелгән ашъяулыклар; бүлмә бүлерлек чаршаулар, сатып алынган яисә ыргак белән бәйләнгән челтәрләр, чигелгән ак пәрдәләр; корамалар, суккан келәмнәр – зурсы да, тар озыны да; чигелгән тәрәзә аралыклары һәм кашагалар; кайнана-кайнатага бүләкләр; иге чиге булмаган яулыклар-шәлләр – бәз, йон, чуклы; күлмәклек тукыма кисәкләре; намазлык һәм диспеләр; һәм киленнең үзенең кием-салымы. Сандыкка әле мендәрләр сыймыча кала😄 ⠀ 🤍Уйлап кына карагыз – нинди байлык! Аларның бит күбесе – вакыт, сабырлык, көч таләп иткән кул эшләнмәләре. ⠀ Ә сез бирнәгезне
Back to Top