Без сезне белн тора-бара сзлек чыгарырлык булырбыз ахры Бген чпк м селте белн танышыйк ле.

Без сезнең белән тора-бара сүзлек чыгарырлык булырбыз ахры😄 ⠀ Бүген чәпәк һәм селте белән танышыйк әле. 💦Кер машиналары, сабын-порошок булмаган вакытта керләрне ничек юганнар? Кер тактасы, диярсез. Әйе. Ә анарга кадәр? ⠀ Нәкъ менә чәпәк һәм селте белән. Көлне суга болгатып селте ясаганнар. Керләрне шул катнашмада изрәткәннәр. Агым су янынндагы зур таш өстенә керләрне салып, агач җайланма белән суга-суга юганнар. Анысы безнең якта “чәпәк” дип атала. Аннан соң инде чиста суда кат-кат чайката торган булганнар. ⠀ 🧼Кер сабыннары була башлаган вакытларда – аны бик кадерләп кенә, затлырак киемнәргә генә тотканнар. Соңрак инде күбебезгә таныш - кер юу тактасы кулланышка кереп китә. 🎞Видеоязмада Рәмзия апа аның белән бик оста итеп кер юа. ⠀ 💪🏻Күпме хезмәт. Кер юу – нинди катлаулы булган. Шуңа да карамастан, безнең әни-әбиләребез гел ак җирлекле кием сайлаганнар, өйдәге пәрдә-кашагалар, урын-җир әйберләре дә һәрвакыт актан иде бит! ⠀ 😌Уңайлыкка тиз ияләшәбез, ансыннан да зарланырга сәбәп таба алабыз әле... Б
Back to Top