Фирдс Габделхт кызыны гбе белн май язган чакларын иск тшереп сйлгннрен бер крсткн идек сезг.

Фирдәүс Габделәхәт кызының гөбе белән май язган чакларын искә төшереп сөйләгәннәрен бер күрсәткән идек сезгә. Хәтерлисезме? Шул язма искә төшкәнме, авыл мае сагындырганмы, әллә инде теге “спортивный интерес“ диләр бит әле, шул булганмы... Озын сүзнең кыскасы - май язып карарга булдым бит әле. Имеш, бар нәрсәнең дә заманча аналогы булырга тиеш. Мин дә эзләнә башладым. Әниләребез дә ХХ гасыр ахырында майны гөбедә язмый иделәр инде. Алар җыелган каймакны зур табакка салып, бәрәңге измәсен ясаганда куллана торган тукмак белән эш итәләр иде. Мин дә шулай башладым эшемне. Кызлаааар, бер дә җиңел эш түгел икән бит бу. Кулның җитезлеге дә, көче дә, машаЛлах, булырга тиеш икән! Тукта әле, дим үземә! Инде ХХI гасырда җиңелрәк ысулы булырга тиеш бит инде! Кухня комбайнын җайладым да куйдым! Искиткеч! 2-3 минутта каймагым ап-ак мап-матур май булды да куйды. Суыннан аерып, салкын су астында юып алдым да, суыткычка куйдым. Тәмлелеген белсәгез икән) Әни-әбиләребез шаккатыр иде! Без рәхәт заманада яшибез инде, куллана бел
Back to Top