Мин бу гаилг килен булып тшкнем 30 елдан артык вакыт узган инде.

Мин бу гаиләгә килен булып төшкәнемә 30 елдан артык вакыт узган инде. ⠀ Ә менә бу пычаклар ул вакытта ук бар иде. Һәм әлегә кадәр дә кулланышта - терлек сую, чыра әзерләү, аш-су әзерләү өчен. ⠀ Бу пычакларның, аларга 30 елдан артык булуыннан кала, үзенчәлеге нидә соң? ⠀ Аларны кайнатам үзе ясаган. ⠀ Безнең авылда агач буенча остаханә бар иде. Вакытлар узу белән агач эшкәртү станокларында махсус пычаклар яраксыз хәлгә килә. Ул чакта авылыбызның уңган ир-атлары бу металлдан пычаклар ясаганнар. Кайнатай да, алтын куллы кеше буларак, читтә калмаган. ⠀ Соңгы көннәрдә миңа әтиләремне хәтерләткән әйберләр кулга эләкте. Алар икесе дә Ир-ат дигән исемгә чын-чынлап лаеклы иде. Бернинди эштән дә курыкмаган һәм хатын-кызлар эшеннән дә оялмаган. Урман кисү, дисеңме, кышкылыкка гөмбә тозлаумы; пычаклар ясау һәм тетрәвек әзерләү - нинди эшкә алынсалар да, барысын да җиренә җиткереп эшләгәннәр. ⠀ Киләчәк буыннарга менә дигән үрнәк. Урыннары Фирдәвес Җәннәтләрендә булсын иде. Әмин. ⠀ Ә сезнең ир-атларыгызның нинди мавыгулары
Back to Top