Чигне тамбур ысулы элек-электн билгеле булган.
Чигүнең тамбур ысулы элек-электән билгеле булган. XIX гасырда тукыманы түгәрәк киергегә кидереп чиккәннәр. Тарттырып куйган тукыма барабанны, французча “тамбура“ны хәтерләткән. Шуннан “тамбур чигүе“ термины барлыкка килгән.
⠀
🪢Безнең әниләребез чорында тамбур җайланмасы да булган. Тамбур ысулы бер-бер артлы төзелеп киткән вак элмәкләрдән тора. Алар тукымага сызылган бизәк буйлап башкарыла. Баштан контур буенча алып барыла, ә аннары орнаментның эчке арасы тутырыла. Бер контур белән дә чикләнергә мөмкин.
Чигү ыргак белән башкарылган. Энә белән дә чигеп була.
⠀
Тик тормас әни-әбиләребез шулай ләззәтләнеп матурлык тудырганнар🌸
⠀
📷Фотода әнинең сеңлесе Шәмсисрур апада сакланып калган станок һәм аның чигүе. Вакыт эссез үтмәгән - җайланманың “хәле“ шәпләрдән түгел иде. Сезгә күрсәтерлек иттереп, тормыш иптәшем җайлап куйды, шөкер.
🎞Видеода Камалетдинова (Закирова) Фирдәүс Габделәхәт кызы үзенең хәтирәләрен сөйли.
⠀
Сезнең мондый станокны күргәнегез бар идеме?
__
Тамбурная вышивка была известна издревле. Ткань натяг