Каз мсенд булдыгызмы бу елны

🦆Каз өмәсендә булдыгызмы бу елны? Эх, хәтерлисезме гөрләшеп каз йолкыган чакларны? Бер бәйрәм иде бит ул! Безнең гаиләдә, шул чакларны искә алып, көзге көннәрнең берсендә балалар кайткан җиргә, тутырылган үрдәк яисә каз пешерү гадәте бар. Элек тутырылган үрдәк пешерү авырдыр, осталыгым җитмәс дип тотынырга куркып тора идем. Курку каян калгандыр, бәлки элек туйларга бу ризыкны аеруча осталыклары булган пешекчеләрдән генә пешерткәнгәдер. Ул вакытта хәзерге уңайлы электр мичләре юк иде шул. Шуңа да куркмагыз! Җиңел икән ул! Бер нәрсәсе дә юк! 📍Үрдәк яисә каз, 1 пачка тоз, 1 пачка кара бодай, 8-10 тәмле төшле кара җимеш, 2 хуш исле тәмле каты яшел алма, анар соусы яисә 1 лимон согы белән 1 бал кашыгы бал кирәк булачак. ✓Иртәгә пешерәм дигән көнне кичтән 20 литрлы кастрүлгә салкынча су һәм 1 пачка тоз салып, шунда үрдәкне салып куям. Ул шунда төн куна – якынча 12-15 сәгать була торгандыр. Мәсәлән, төшке ашка өлгертергә булса, кичке 6да тозлы суга салып куегыз. ✓Пешкән кара бодай, җимеш, алма (4-5 өлешкә бүлеп)
Back to Top