Болытлар агар инде (Газим Ильясов репертуарыннан)

1. Кышларым да узып бара, (Am G) Тагы бер язым җитә.(Em Am) Көтүләрем бушка булган (C Dm) Гомерем синсез үтә. (G C Em) К-та: Болытлар агар инде, (Am C) Тамчылар тамар инде. (G C) Янарга калган йөрәгем (Am G) Янар да янар инде.(Em Am) 2.Салкын томаннар сарыла Иртәләрен талларга. Ходаем, сабырлыклар бир Ялгыз калган ярларга. 3. Сөенимме, көенимме Язларым узып бара. Булмадың бәхет йолдызым, Булдың гомерлек яра.
Back to Top