2FAN / Глназ Ршитова / Кешег кеше кирк / Татарча шигырь / Современная поэзия

Татмедиа Junior аккаунтына языл: TELEGRAM: TIKTOK: Шигырьдә хикмәт бар: күңел тибрәнешләрен кәгазьгә теркәп барырга сәләтле. Яшь шагыйрә Гөлназ Рәшитова Кеше эзли. Юлдан тайпылмаска, туң җаннарны җылытырга да Кеше кирәк ди. Тыңлап карагыз! Кешегә – кеше кирәк Хыялга омтылырга, Кошлар сыман очарга. Кешегә кеше кирәк ул Канатлар ныгытырга. Чиксез диңгез йөзеп чыгып, Биек тауга менәргә. Кешегә кеше кирәк ул Омтылырга үрләргә. Тормыш юлыннан узарга Һәм анда адашмаска. Кешегә кеше кирәк ул Бер юлдан тайпылмаска. Салкын кышлар, кар-бураннар Уратып үтсен өчен, Кешегә кеше кирәк ул Күңел җылытыр өчен. Утсыз караңгы җирдә дә Ут булып янар өчен, Кешегә кеше кирәк ул Мәңгегә сүнмәс өчен. #tatmediajunior
Back to Top