Глназ хмдиева Син ул синме Татарча шигырь Поэзия 2FAN
Татмедиа Junior аккаунтына языл:
TELEGRAM:
TIKTOK:
Син – ул синме?
Охшашмы я син сыманга?
Гомер буе син үзеңне
Тудың мәллә гел сынарга?
Син – ул синме?
Уйларыңның хыялымы?
Укыган бер романыңның
Исеме юк героемы?
Син – ул синме?
Әллә башка бер чагыңдыр?
Кемнәрнеңдер идеалы
Булып йөрү бик авырдыр.
Син – ул синме?
Үзең була беләсеңме?
Дөньядагы матурлыкны
Күзең белән күрәсеңме?
Син – ул синме?
Үзеңчә гел яшисеңме?
Әллә яшәвеңне һаман
Бер туктамый сөймисеңме?
Син – ул синме?
Син үзеңчә тоясыңмы?
Хисләреңне оялмыйча
Җир йөзенә коясыңмы?
Син – ул синме?
Ә сүзләрең синекеме?
Дөнья таккан кануннарны
Сөйләп көнең үтелмиме?
Син – ул син бит,
Ә калганнар син бул(а)лмас.
Синең үтәсе юлларны
Башка беркем үтә алмас.
Яшь шагыйрә: Гөлназ Әхмәдиева
Оператор, монтаж остасы: Илмир Хәбибуллин
#tatmediajunior