“Чимги-Тура“ ансамбле «Уйнагыз, гармуннар!» Республика халык иҗаты фестиваленә әзерләнә.

Узган ел ансамбль ТРның мәдәният министры Ирада Әюпованың күңелен яулап киткән иде. Быел алар бәйрәм кунакларын нинди көйләр белән шаккатырырга телиләр? Ансамбль быелгы репертуарына себер халык көйләренә тезмә, “Төнбоек“, “Сарыгенәем“, “Көянтә кәе“, такмакларны сайлаган. Көтәбез
Back to Top