Илсөя Бәдретдинова - мишәрем (тере чыгыш)
Мишәрем
Телең бозык диләр миңа,
Тик ул минем туган телем.
Ата-бабалар яшәгән
Бөек дала туган җирем.
Бөтен дөньяны тетрәткән
Халык минем бабаларым
Бернәрсәдән курыкмыйбыз:
Без бит мишәр балалары!
Припев:
Чирмешәнем,Аксубаем,
Чистай,Буа,Чүпрәлем
Бөтен җирдә безнең халык,
Бөтен җирдә мишәрем.
Сиргачлар да,Әлкиләр дә,
Пенза,Норлат,Ульяннар:
Бар да сүли нәкъ безнеңчә
Барыбыз бер туганнар.
“Мишәр башың тишәр“диләр
Бу юк сүзләр,ялган сүзләр.
Берәү дә түзмәгән җирдә
Мишәр чыдар,мишәр түзәр.
Үзебезнекен бирмибез,
Читнекенә кызыкмыйбыз
Начарлыкны кичермибез,
Яхшылыкны онытмыйбыз.
Припев.
Чыкылдашып,цыкылдашып
Яши горур халкым минем.
Без “каймагы“ татарларның,
Татар иле-минем илем.
Бөек даланың хуҗасы
Булган минем бабаларым.
Беркемнән дә курыкмыйбыз,
Без бит мишәр балалары!
Припев.